Сабантуй мизгелләре

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме. 16 июнь конне Песәй авылы җирлегендә көтеп алган Сабантуй бәйрәме горләп узды.

Мәйданга җыелган авыл халкын, кайткан кунакларны район хакимияте исеменнән районның контроль-хисап палатасы рәисе Расимә Рашитовна Ахметшина тәбрикләде. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтгалиев В.И.  бәйрәмгә килгэн халыкка котлау теләкләрен җиткерде.

Сабантуй кунаклары «Күңел радиосы» алып баручылары Лилия Гатина һәм Ростәм Асадуллин башкаруындагы концерт программасы тамашачы күңеленә хуш килде. Милли җыр-биюләрне башкаручы үзешчән артистларда  үзләренең осталыгын күрсәттеләр. Сабантуй уеннар белән үрелеп барды: капчык белән сугышу, кашыкка йомырка салып йөгеру, капчык киеп йөгеру, әйбер кисү, чүлмәк вату, табактагы катыктан авыз белән акча эзләү һәм башкалар. Балалар һәм олылар  уеннарга бик теләп катнаштылар. Мәйдан уртасында батырлар көч сынаштылар. Җиңүчеләрне тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр көтте. Барысыда халыкка хуш килде.

2018 нче елның Сабантуйлары  шулай, шаулап-гөрләп  үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International