Хәзерге вакытта киӊ таралган замана чире булып наркотиклар тора. Бүгенге көндә яшь буын әлеге чирнеӊ нинди нәтиҗәләргә китерүен дөрес аӊлап үсәргә тиеш .Үсмер балаларга наркотикларның зыяны турында ничек аңлатырга, әлеге мәкердән аларны ничек сакларга?
25 нче июнь көнне үсеп килүче буында наркотикларга, зарарлы матдәләргә карата тискәре караш булдыру нияте белән Камай авылы мәктәп яны лагерена йөрүчеләр өчен “Спорт наркотикларга каршы ” исемле тематик сәгать уздырылды.
Чара уен формасында оештырылды. Китапханәче Галимуллина Г.М. “Пирамида”, “Сюрприз”, “Тәбедәге тычкан” уеннары аша балаларга наркотикның зарары турында җиткерде. Балалар спорт төрләренә багышланган викторинага җаваплар эзләделәр, күңелле зарядка уенында катнаштылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)