Бәзәкә мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 29 июне, җомга

28 июнь көнне Бәзәкә мәдәният йорты "Чишмәләрне саклыйк" дигән тәрбия сәгате оештырды. Балалар һәм өлкәннәр өчен оештырылган бу чара "Изге чишмэ-Рифкат чишмәсе" янында узды. Велосипедларда чишмәгә сәяхәт - үзе дә бик мавыктыргыч килеп чыкты. Сәламәтлегебезне дә ныгыттык, чишмәнең матурлыгына да хозурланып кайттык. Балаларга чишмәлэрнең әһәмияте турында сойләп, туган якка, изге урыннарыбызга мәхәббәтне һәм ихтирамны арттырганбыздыр дип уйлыйбыз. Алда әле безне тагын да куңелле сәяхәтләр,викторина конкурслар көтә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International