27 нче июнь көнне Сәйтәк авыл клубында беренче районкүләм “Керәшен чибәре-2018” бәйгесе булды. Бәйгедә Сәйтәк авылыннан Ларина Кристина, Михеева Олеся, Бөрешледән Соловьева Аида, Тогай авылыннан Белова Екатерина,Камайдан Андреева Альбина,Иске Гришкино авылыннан Петрова Викторияләр катнашты. Бәйгенең максаты- үз туган телеңне, гореф -гадәтләреңне үстерү, саклау, киләчәк буынга тапшыру өстендә эш алып бару. Сәйтәк авылы клубы хезмәткәрләре һәм оештыру комитеты әгъзалары бәйгедә катнашучы кызларга ай дәвамында төрле кызыклы чаралар тәкъдим иттеләр. Алар өчен мастер-класслар, очрашулар, экскурсияләр оештырылды. Бәйгенең төп иҗади җитәкчесе Гизатуллина Миляушә сәхнәгә куйган биюләр, музыкаль күренешләр, милли уеннар аша кызларыбыз үзләре белән тамашачыны якыннан таныштырдылар, никадәр дәрәҗәдә үз милләтенең гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм тарихын белүләрен күрсәттеләр. Аш-су, иҗади конкурсларда үзләренең сәләтләрен, уңганлыкларын ачтылар. Бәйрәм махсус кунаклар Татарстанның атказанган артисткасы Диляра Мироваева( Алабуга) Валерий Манкушев (Яр Чаллы), Виктор Япаев, Мария Павлова башкаруында иҗади чыгышлар белән аралашып барды.”Керәшен чибәре-2018” дәрәҗәсенә Сәйтәк авылы кызы Михеева Олеся лаек булды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)