Сәйтәклеләр наркотиксыз тормыш өчен

2018 елның 29 июне, җомга

27 нче июнь көнне Сәйтәк авыл клубы наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында “Без-наркотикларсыз тормыш өчен” дип исемләнгән акция уздырдылар. Балалар килгән кунакларны: “Сәйтәклеләр наркотиксыз тормыш өчен !Сез безнең белән ризалашасызмы? Әгәр риза булсагыз, үзегезнең имзагызны калдырыгыз!” - дип каршы алдылар. Буклетлар бирделәр. Бу көнне алар 89 имза җыйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International