29 нчы июнь көнне Тойгуҗа авылы китапханәсендә шагыйрь Фәннур Сафинның 70 еллыгы уңаеннан "Илһам алам туган яктан" дип аталган әдәби кичә үткәрелде.
Китапханәче шагыйрьнен тормыш юлы, иҗаты турында сөйләп китте. Ф. Сафинның иҗатына битараф булмаган китап сөючеләр аның шигырьләрен китаптан да, "Казан утлары", "Сөембикә"журналларыннан да укып киттеләр. "Ялгыз көймә", "Җырымда юатырмын", "Хушлаштың да китеп бардың" шигырьләренә язылган жырларын күмәк башкардылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)