Менделеевск ТОСЭР статусын алырга мөмкин

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Июль ахырында РФ Икътисад үсеше министрлыгы шәһәрнең алгарыш (узып кителерлек) үсешен булдыру турында гаризаны караячак.

Безнең шәһәр (алгарыш) узып китәрлек үсеш территориясе статусын алырга планлаштыра. Бу турыда ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева Татарстан икътисадына федераль средстволар җәлеп итү буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Анда Федерация Советы һәм республиканың Дәүләт Советы әгъзалары, регионның башкарма власть органнары вәкилләре катнашты. 


ТОСЭР статусын алганнан соң шәһәрдә 4,8 миллиард сумга гомум күләмдәге инвестиция белән 19 инвестицион проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Моннан тыш, әлеге территориядә 630 эш урыны булдырылачак. 


Н.Таркаева сүзләренчә, тулаем алганда ведомство Менделеевскида ТОСЭР булдыруны яклый. Июнь ахырында ул гаризаны карап соңгы нәтиҗәне ясаячак. 


(“Татар-информ” материаллары буенча).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International