Икенче ел инде Бәзәкә авылы мәчете каршында җәйге каникул көннәрендә балалар өчен ял һәм рухый сәламәтләндерү лагере эшли. Лагерьга йөрүчеләрнең ялын Бәзәкә китапханәсе һәм мәдәният йорты оештыра. 5 июль көнне китапханәдә “Шләпә турында уены-чыны бергә” дигән күңелле танып белү сәгате үткәрелде. Моның өчен баш киемнәренең күргәзмәсе оештырылган иде. Балалар “Башлык” һәм “Бүрек” дигән ике командага бүленеп баш киемнәре турындагы табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләрне дәвам иттеләр, “Яшел тартмада”гы серле баш киеменең хуҗасын эзләделәр, әкият геройларының кайсы нәрсә кигәнен искә төшерделәр һәм башка кызыклы уеннарда катнаштылар. Уен кызыклы , яңалыкларга бай булуы белән балаларны җәлеп итте. Чара аерым һәм бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)