Сәйтәк авылы клубында төрле яшьтәге балалар өчен “Су-дус та, дошман да” исемле мәгълүмәти сәгать булды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. балаларны җәйге чорда су белән бәйле булган фаҗигалы хәлләр, суда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Үзара әңгәмә вакытында кагыйдәләрне ничек үтәргә кирәклеген аңлатты.Әнгәмәдән соң балалар өченсу белән бәйле булган күңелле уеннар оештырылды. Балалар суга кагылышлы табышмакларга җавап бирделәр. Уеннарда бик теләп катнаштылар. Калак һәм губка белән су ташыдылар,оста атучыар икәнлекләрен исфатладылар, су төбеннән хәзинә эзләделәр, хәтта су астына да чумдылар.Уеннар азагында җиңүчеләр билгеләнеп, татлы призларга лаек булдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)