Бүген район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә җир һәм мөлкәт комиссиясе утырышы узды. Киңәшмәдә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе вазифаларын башкаручы Наталья Антоновская, хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре катнаштылар. 30дан артык мәсьәлә каралды, алар арасында җир кишәрлеге алу өчен крестьян-фермер хуҗалыклары, аренда килешүен озайту, ИЖС өчен җир раслау.