«Кыю» кораблендә Африкага сәяхәт

2018 елның 13 июле, җомга

Бәзәкә авылы Минәхмәт мәчете каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар, бу юлы бик теләп Африкага сәяхәткә “чыктылар”. Сәяхәтне капитан- Фәния Башарова, боцман – Гузәлия Гумерова, радист- Розалия Насифуллина оештырдылар. Сәяхәтнең төп максаты кечкенә акулаларны һәм фламинголарны туган якларына - Африкага кайтарып кую иде. Юлыбыз бик уңышлы булды, азык-төлек тә, су да җитте. Кыйммәтле хайваннарыбызның сәламәтлегенә дә зыян килмәде. Иң моһиме корабльдә һәрвакыт дәртле музыка, шат авазлар ишетелеп торды, яхшы кәеф хөкем сөрде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International