Бәзәкә мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 13 июле, җомга

Мәдәният йортында гаилә көненә багышланган “Мин гаиләм белән көчле!” дип исемләнгән бик матур чара булып узды. Балалар, китапханәче Фәния апа әзерләгән викторина сорауларына, гаилә турындагы табышмакларга  бик теләп җавап бирделәр. Зур горурлык хисе белән үзләренең гаиләләре турында сойләделәр, матур итеп  рәсемгә тошерделәр, әти-әниләргә багышланган шигырьләр укыдылар. Кичәдә балалар узләре дә әти-әни ролендә булып шаян конкурсларда катнаштылар. Уен-көлке белән үрелеп барган бу матур чара кумәк бию белән тәмамланды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International