“Карендәшләр” керәшен җыруы ансамбле һәм “Бигэш” халык фольклор ансамбле Җөридә Питрау бәйрәмендә катнаштылар

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

14 нче июль көнне Сәйтәк авылы клубының “Карендәшләр” керәшен җыруы ансамбле һәм Иске Гришкин авылның “Бигэш” халык фольклор ансамбле Мамадыш районы Җүри авылында Республика күләмендә уздырылган Питрау бәйрәмендә катнаштылар. “Питрау түгәрәк уены” керәшен сәнгате фестиваль конкурсында катнашып Лауреат исеменә һәм кубокка лаек булдылар.Сәйтәк авылы кызы Михеева Олеся “Керәшен чибәре” бәйгесендә катнашып “Иң яхшы биюче”, ә Иске Гришкино кызы Анжелика Комарова “Иң яхшы милли киемнәр белүче” номинациясында җиңү яуладылар. Халык хозурына “Тойма буе керәшеннәре” дип исемләнгән керәшен җорты күренеше тәкъдим иттелде. Ике коллектив бергәләшеп Республикабызның мәртәбәле кунакларын каршы алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International