Гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева җитәкчелегендә гражданнарны кабул итү атналыгы булды. Гражданнарны кабул итү – бу  “турыдан-туры” үз проблемаларыңны сөйләү мөмкинлеге. Менделеевск халкы төрле сораулар белән  мөрәҗәгать итәләр , мәсәлән,  торак белән тәэмин итү, дарулар,  матди чаралар җитмәү һ. б. Кайчак  кешеләр  үзләренең тәкъдимнәре һәм идеяләре белән дә киләләр. Чираттагы кабул итүдә шәһәр  халкы җир кишәрлеген арендага  һәм вакытлыча теркәүдә ярдәм сорап килде.  Һәр гражданның мөрәҗәгате игътибарсыз калмый, һәр проблема  өстендә эффектив эш үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International