Юл эшләре фронты

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Районда 2018 елга 128 миллион сумга финанслау белән юл эшләре программасы гамәлгә ашырыла, шуның 10,5 миллионы – җирле бюджет средстволарына.

Бүгенге көнгә 2,4 километр озынлыкта асфальт-бетон катламы салу эшләре төгәлләнде, 4,832 километр юлларга вак таш җәелде, чокырларны ямау башкарыла.

− Юлларга тамгалар кую Шәһәр көненә үтәләчәк. Әлегә ишегалларында эш бара: парковка урыннары булдырыла, үтеп йөрү юллары киңәйтелә, тротуарлар төзелә. Барлык чаралар да халык өчен уңайлыкка һәм куркынычсызлыкка юнәлдерелгән, − дип билгели Капиталь төзелеш идарәсе начальнигы Артур Захарян. – 45 данә өстәмә юл билгеләре урнаштырыла, 1,3 километр озынлыкта чикләүләр куела. Нефтьчеләр проспекты буенча автоюлны сафка бастыруны төгәлләү планлаштырыла. Якынча 2018 ел лимиты белән 2019 елга программа формалаштырыла.

Менделеев яңалыклары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International