20 нче июль көнне Сәйтәк авылы клубында яшүсмерләр өчен “Музыкаль кунакханә. Тере аваз” исемле чара булды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. чарага килүчеләрне тылсымлы музыка дөньясына сәяхәткә чакырды. Тамашачыларны данлыклы композиторларыбызның иҗат һәм тормыш юлы белән таныштырды. Ә Чаллы шәһәренең музыка мәктәбен тәмамлаучы Сәйтәк авылы кызы Кристина Ларина композиторларыбызның, таныш кинофильмнардан әсәрләрне зур осталык белән башкарып, барысын да шаккаттырды. Кристина Ларинаның һәрбер чыгышы көчле алкышларга күмелде. Башкару осталыгы беркемне дә битараф калдырмады. Хәзерге вакытта Кристина Яр Чаллы шәһәренең сәнгать көллияте студенткасы .Шулай ук теләүчеләргә пианинода уйнау алымнары буенча мастер-класс уздырды.
“Музыкаль кунакханә.Тере аваз” программасы яшүсмерләрдә бары тик уңай тәэсирләр һәм эмоцияләр калдырды..jpg)
.jpg)
.jpg)