Поселокта “Химик” яшьләр клубы ачылды.
Ул стадионда берүк исем белән трибуналарның цоколь катында булдырылды.
Тантаналы ачуда Башкарма комитет җитәкчесе Владимир Фролов катнашты.
“Химикны” ачу поселоклылар өчен чын бәйрәм булды.
– Биредә өстәл теннисы буенча шөгыльләр үткәрелә, балалар “Портал” өстәл уеннары клубына йөри, “Яшел фитнес” республика проектларын гамәлгә ашыруга кушыла алалар, әлеге мәйданчыкка велосипед спортын сөючеләрне җәлеп итүчәкбез, – дип хәбәр итә “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Андрей Гриненко.
– Без яңа бинага шатбыз. Поселокта 400дән артык бала яши, хәзер аларга барыр урын бар һәм алар буш вакытларын файдалы үткәреп үзара аралаша алачаклар, – дип билгеләде “Поселок” ТИС рәисе Екатерина Кузнецова.
Район башлыгы В.Чершинцевтан клуб һәм анда йөрүчеләргә туплар, өстәл теннисына уеннар өчен ракеткалар бүләк иттеләр.
– Поселокта спортны яраталар, – диләр территория активистлары. – Кичен стадионда кеше күп. Клу ачылу балаларны гына түгел, яшьләрне дә берләштерә, һәр кешегә спорт белән актив шөгыльләнүгә этәргеч бирә.
Чыганак: Менделеев яңалыклары