Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм боз явуы хакында кисәтә

2018 елның 28 июле, шимбә

28 июльдә, урыны белән Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда, көндез һәм кичен яшенле яңгыр явачак. Бу хакта республика синоптиклары хәбәр итә.

Яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге урыны белән секундына 17-22 метрга (Казанда – 15-20 метрга) кадәр җитәчәк. Моннан тыш, боз яварга да мөмкин, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тараткан һава шартларының бозылуы хакындагы кисәтүдә.

 tatar-inform.tatar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International