26 нчы июль көнне Сәйтәк авылы клубы төрле яшьтәге балалар өчен “Күңелле уеннар” дип исемләнгән спорт бәйрәме уздырды. Максаты: балаларда уен формасында сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну тудыру.Спорт бәйрәме балалар яратып карый торган “Маша и Медведь” мультсериалына таянып төзелде. Викторина сорауларына җавап биреп, һәр сериясенең эчтәлегенә таяып, күңелле ярышлар оештырылды.Маша һәм Медведь командалары һәр ярышта үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Һәр бала үзенә ошаган шөгыль тапты. Балалар һәрберсе авыл клубының татлы призларына лаек булдылар. Соңыннан спортплощадкада балалар өчен дискотека оештырылды..jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)