Татар Ахтиялы авыл клубы хәбәр итә

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

28 июль көнне Татар Ахтиялы авылында авыл көне узды. Бәйрәм үзешчән артистлар чыгышлары белән башланып китте, алып баручы Я.Г. Гизатуллина булды. Балалар һәм өлкәннәр өчен халкыбызның милли уеннары, концерт, биюләр үткәрелде. Авыл халкын бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева котлады. Бәйрәм күрке булып эстрадабызның танылган артисты Ильмира Нагимова чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International