29нче июль Россиядә хәрби диңгез флоты көне. Шул уңайдан Камай мәдәният йорты хезмәткәрләре авылда булган барлык морякларны котлау акциясе уткәрделәр. Алар иң өлкән морякларга Мансур Гилязиев һәм Фаек Шаяхметовка үзләреннән музыкаль бүләк тапшырдылар. Тын, Тоньяк Боз океаннарында хәрби хезмәт юлы үткән Рамис Калимуллин, Анас Нәҗипов, Җәүдәт Гыйльфанов, Айрат Юзикиев, Илсур Ахунов, Рамис Шайхиев, Марат Ильдерханов, Илшат Байрамов истәлекле бүләкләр алды.


