Чын дуслык нинди була? Әлеге сорау белән Песәй авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Рафаэль Кабиров белән Фирдәвес Рәхмәтуллина, 31 нче июль көнне мәдәният мәйданчыгына, дуслык көненә багышлап уткәрелгән чарага килгән балаларга мөрәҗәгать иттеләр. Чыннан да, дуслык темасы - мәңгелек тема. Бу көнне балалар рәхәтләнеп ял иттеләр: күңелле уеннар, башваткычлар чишү, балаларның татар телен камил белүгә юнәлдерелгән тренинг, концерт номерлары бер-бер артлы үрелеп барып, караңгы төшүе дә сизелмичә калды. Кичәдә балаларга истәлекле бүләкләр, татлы призлар өләшенде. Дуслык җепләре тагын да ныгытылды. Һәркемнең көләч йөзе- моның ачык мисалы иде.



