“Шәһәр көнен чиста һәм лаеклы каршылыйк”

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Менделеевскида чәршәмбе өмәсе узды.

Санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча гомушәһәр өмәсе Шәһәр көненә әзерлек кысаларында оештырылды.

Менделеевскида шәһәр урамнарын, административ биналар, оешмалар, учреждениеләр аллары территорияләрен, парклар һәм скверлар, шулай ук автоюллар кырыйларын тәртипкә китерү традиция зур тырышлык белән эшкә алындылар. Себерке, тырма һәм көрәкләр белән коралланып шәһәрлеләр билгеләнгән участокларда эшләделәр. Бу көнне тонналаган чүп-чар җыелды, газоннар чистартылды, шулай ук бордюрлар агартылды.

 – Шәһәр көнен лаеклы каршылыйк. Һәр урамда матур булсын, чөнки чисталык һәрберебездән тора һәм безнең яраткан шәһәребезнең кыяфәте дә, – диләр менделеевлылар.

Чыганак: Менделеев яңалыклары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International