4нче августта Тойма авылында балалар катнашында велосипед ярышы уздырылды. Ярыш ике өлешкә бүлеп уздырылды. Беренче булып малайлар ярышты. Ә икенче булып – кызлар. Малайлар арасында Зиннатуллин Эмиль беренче урынны яулады, ә кызлар арасында иң җитезе Орлова Анжелика булып чыкты. Ярышта катнашкан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
.jpg)