7 нче август көнне Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре җирле язучы Наил Тимербаев белән "Иҗади тукталыш" дип исемләнгән чара үткәрделәр.Әлеге очрашу балалар күңелендә матур хисләр кузгатты. Алар Наил Шакирҗан улын укытучы буларак кына кабул итәргә өйрәнгәннәр. Бу юлы исә, аны башка яктан, иҗади шәхес буларак ача алдылар. Авторга кичәне алып баручы Фирдәвес Рәхмәтуллина кызыклы сораулар бирде, балалар да читтә калмады, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзләделәр. Наил абый бугенге көндә иҗат ителә торган әсәрләре хакында да бәян итте. Балалар тарафыннан аның шигырьләре укылды. Кичәдә актив булганнарга бүләкләр, күчтәнәчләр өләшенде.



