Хәзинәне эзләп тап!

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Бүген квест дигән сүзне белмәгән балалар аздыр. Җәйге ялны кызыклы һәм мавыктыргыч итү максатыннан, мондый  чараны  Татар Тәкәше авылына каникулга кунакка кайткан балалар белән клуб мөдире Мусина А.З үткәрде. Бу уенда һәрвакыт нәрсәнедер эзләргә кирәк булган бирем яки сорау бирелә. Шуларны үтәп кенә алга барырга һәм финишка җитәргә була. Квест сценариенда  биремнәр: табышмак, ребус, пазл, серле хәреф, аерма тап, кайсы артык, сүз яшерү.  Нәни дуслар  рәхәтләнеп уеннарда катнаштылар. Балалар төрле серләр чишәргә, максатка ирешергә һәм көтелгән призны алырга һәрвакыт яраталар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International