8 нче августта Тойгуҗа авылы китапханәсендә Татарстанның халык шагыйрьләре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Роберт Миңнуллинга 70, Равил Фәйзуллинга 75 яшь тулу уңаеннан "Шигьри моңга ия күңелләр" дип аталган әдәби кичә үткәрелде.
Кичәгә килучеләр шагыйрьләрнең китапханәдә булган китаплары куелган күргәзмә белән таныштылар. Китапханәче Сафина А.А. кыскача аларның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Шагыйрьләрнең күп томлыкларыннан җанга ятышлы, тирән мәгънәле шигырьләрен китап сөючеләр бик теләп укыдылар. Роберт Миңнуллинның әнкәйләргә багышланган һәм башка җырларын, Равил Фәйзуллинның "Сагыш", "Аккошлар" җырларын күмәкләп башкару да кичәне ямьләндереп җибәрде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)