11нче август көнне Камай мәдәният йортында "Җәй көне капка төбендә" дип аталган кичә уздырылды. Кичәнең төп максаты: элекегечә эби-бабайлар, әти әнилэр кебек капка төпләренә чыгып, күршеләр белән аралашуларны, сөйлэшүләрне яратып искә алу иде. Чара кунаклары үзләренең тормышларыннан кызыклы хәлләр турында сөйләделәр, җыр һәм бию бүләк иттелэр. Кичәнең иң күңелле мизгеле булып авылыбызның сәхнә остазы Юзикеева Римма апаны туган көне белән котлау булды. Һәрберебез аңа матур теләкләр теләп, җырлар җырлады, бишле биюләре биедек. Гармунчыбыз Гыйззәтуллин Илгиз татар халык көйләренә тезмә уйнады. Кичәбез өстәл артында алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчү белән тәмамланды.



