«Л.Я.Карпов ис. химия заводы» АҖ 150 еллыгына багышланган юбилей чараларына Д.И.Менделеев Россия химия җәмгыяте симпозиумы старт бирде.
Кадрларга ставка
Ул С.Гассар ис. мәдәният сараеның кече залына муниципалитет, Карпов заводы, “Иннокам”, ТР Сәнәгать министрлыгы, республиканың химия вузлары, студентлар һәм укучыларны җыйды.
– Беренче чиратта без заводка килеп бабалары һәм әтиләре булдырган күркәм традицияләрне дәвам итәчәк яшь һәм грамоталы кадрларга ставка ясарга тиешбез, – дип билгеләде район башлыгы Валерий Чершинцев, симпозиумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
– Перспективада район базасында химия мәктәбе һәм махсус сыйныфлар оештырырга була, – дип фикерне дәвам итте ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев.
Чыгыш ясаучыларның докладлары химия үсешенә, аның киләчәгенә, фәннең күренекле кешеләренә багышланды.
– Миңа барысы да кызыклы булды, – дип бүлеште 3 нче мәктәп укучысы Светлана Белова. – Үзем өчен яңа һәм файдалы мәгълүматлар белдем. Быел унберенче сыйныфка барам, әлегә сайлау ясауда икеләнәм: химия дә, медицина да күңелемә якын. Көчемне тематик олимпиадаларда, викториналарда сыныйм.
118 элемент һәм бөтен химия
Симпозиумның пленар өлешеннән соң кунаклар “Ушков утраулары” паркында булдылар. Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан 2019 елның Дмитрий Иванович Менделеевның периодик таблицасы елы дип игълан ителүен исәпкә алып һәм аның 150 еллыгы уңаеннан Менделеевскида химик элементлар аллеясы булачак дигән карарга киленде. 10 августта углерод сурәте белән беренче плиткага нигез салынды. Киләчәктә “Ушков утраулары” каршындагы мәйданчыкта Менделеевның барлык таблицасы урнашачак. Шулай ук химик элементлар һәм процесслар кыяфәтендәге архитектура формалары да парк бизәге булачак.