Татар китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

14 август көнне Татар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Г.Р. 7нче бакча балалары өчен “Чисталык – сәламәтлек нигезе” дигән танып белү сәгате уздырды.

Балалар ярдәмче Ташбака белән Кырмаска сорауларына җавап бирделәр. Шапшак малай киңәшләрен кире кагып, чиста йөрү: кулларны юуу, тешләрне карау мөһим икәнен исбатладылар. Р.Вәлиевнең “Тәрбияле малай”, Э.Успенскийның “Мойдодыр” А.Сметанинның “Без үзебез сәгатьле”, В.Хамидуллинаның “Сабын куыклары” һәм башка китаплар белән таныштылар. Мойдодыр дусларын табышмаклар аша таныдылар.

Ахырда “Киемеңне сакла!”, “Мойдодыр” мультфильмнарын карап, әңгәмә үткәрелде, нәтиҗәләр ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International