Яшь гөмбә җыючылар

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Татар Тәкәшендә яшәүче балалар клуб  мөдире Мусина Айгөл белән гөмбә җыярга урманга бардылар. Айгөл Зөфәровна аларны гөмбә төрләре һәм аның төзелеше белән таныштырды, ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләрне аера белергә өйрәтте, табигатьтәге һәм кеше тормышындагы әһәмиятен сөйләде. Гөмбә турында табышмаклар әйтелде, гөмбәдән нинди ризыклар әзерләнүе турында сөйләштү булды. Балалар белән берлектә тиз арада бер чиләк  гөреҗдә гөмбәсе җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International