18 нче августта Тойгуҗа авылы китапханәсендә Халыкара "Йортсыз хайваннарны яклау" көне уңаеннан "Әни, мин көчек күрдем" исемле әңгәмә үткәрелде.
Балалар белән бу чараның әһәмияте турында, яклаучысыз хайваннарга миһербанлы булырга, ярдәм итәргә өндәп сөйләшү үткәрелде. Яклауга мохтаҗ булган йорт хайваннары-этләр һәм песиләр турында китаплардан өзекләр укып киттеләр, яраткан песи һәм этләренең рәсемнәрен ясадылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)