Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

   Сәйтәк авыл клубында балалар өчен Алма утырмасы булды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. балаларны Алма спасы бәйрәме тарихы белән таныштырды. Кичә дәвамында балалар алманың сортлары, организмга файдалы узенчәлекләре  белән таныштылар. Кулинариядә ничек кулланылуын белделәр. Балалар табышмаклар, викторина  сораулары аша үзләренең тапкырлыкларын,  белемнәрен сынадылар. Алма кергән әкиятләрне, мультфильмнарны искә төшереп, эчтәлеген сөйләделәр. Соңыннан алма белән күңелле ярышлар оештырылды. Җиңүчеләргә төп бүләк – алма булды. Кичә азагында  бергәләшеп алмадан пешерелгән сый-хөрмәтләр белән чәй эчтеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International