Камай мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

22 июнь көнне Камай мәдәният йортында Россия дәүләт флагы көненә багышланган "Россия флагы белэн сәяхәткә" исемле  квест-уен үткәрелде. Катнашучыларга станцияләп уеннар әзерләнгән иде. Балалар ике командага бүленеп ярыштылар. Уеннар флаг темасы  белән  кагылышлы иде. Балалар флаг рәсемен ясадылар, сүзләр төзеделәр, сорауларга жавап бирделэр. Ярышта дуслык җинде, катнашучыларга баллы бүләкләр тапшырылды. Чара Россия Федерациясе дәүләт гимнын башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International