Әламнең данлы юлы

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

22 август көнне Бәзәкә авыл китапханәсендә Россиянең Дәүләт флагы көне уңаеннан укучылар өчен “Әламнең данлы юлы” дигән танып белү сәгате үткәрелде.

Чарада китапханәче Ф.Башарова Дәүләт символлары белән таныштырды, Россия әламе үткән данлы юл турында сөйләде, “Ватаныбыз турында” дигән китап киштәсендәге китапларны тәкъдим итте. Аннары бергәләп Дәүләт бәйрәмнәрен искә төшерделәр. Чара ахырында “ООО “Колхоз Кама” оешмасы җитәкчесе Р.Садриев беренче сыйныфка укырга баручы балаларга “Помоги собраться в школу” акциясе кысаларында ранецлар тапшырды һәм укуларында уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International