Сез халык хәтерендә

2018 елның 24 августы, җомга

23 нче августта Курск дугасында барган каты бәрелешләрдә немец-фашист илбасарларын җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханэ хезмәткэрләре "Сез халык хәтерендә" дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.

Бу сугыш турында А. Василевскийның "Дело всей жизни" дигән сугыш истәлекләре китабыннан өзекләр укып киттеләр һәм яу кырында ятып калган, сугыштан кайтып вафат булган авылдашларыбызны искә алып һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International