Сау бул, җәй!

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

25нче март көнне  Камай мәдәният йортында "Сау  бул, җәй!" исемле ял программасы булды. Балаларга әкияти герой Микки Маус кунакка килеп, төрле конкурслар үткәрде. Конкурслар җәй темасына кагылышлы иде. Балалар чәчәкләр җыйдылар, җырлар җырладылар, балык тоттылар, сорауларга җавап бирделәр. Конкурслардан соң теләклэр шары һавага  очыртылды. Программа дискотека белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International