«Китапханә – ул һәрберебез өчен тудырылган өстәл, анда һәркем үзенә кирәкле азыкны таба ала», - дип яза бөек акыл иясе Аристотель. Балаларда кече яшьтән үк китапка кызыксыну тәрбияләү, китапны дөрес һәм сак кулланырга өйрәтү максатынан Камай авылы китапханәсендә кече яшьтәге укучылар белән аралашу сәгате уздырылды.
Китаплар кайсы гына өлкәгә карамасын, безне матурлыкны күрергә, яшәргә, тормышны аңларга өйрәтә; тәҗрибә тупларга, акыл эшчәнлеген үстерергә, һәм гомумән, шәхес буларак формалашырга булыша. Китап чын мәгънәсендә безнең якын дустыбыз. Китапханәче Галимуллина Г.М. кечкенә укучыларны китапханәгә ешрак йөрергә чакырып калды.
.jpg)
.jpg)