25 август көнне Сәйтәк авыл клубында балалар һәм ата-аналар өчен “Сау бул ,җәй,сау бул!” исемле күңел ачу кичәсе булды. Бу чара авыл клубында гадәт буенча инде дүртенче ел рәттән уздырыла.Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. чараны ачып җибәреп, ел дәвамында авыл клубы чараларында актив катнашкан балаларны билгеләп үтте.”НАСКО” иминият компаниясе белән берлектә аларга бүләкләр тапшырды. Бу чараның иганәчеләре-НАСКО иминият компаниясе-һәр балага мәктәп кирәк-яраклары,уенчыклар алып килгән иде. Менделеев шәһәреннән килгән клоун-аниматорлар Чуп белән Чупс кич буе балаларның күңелләрен күрделәр. Ә инде сабын күбеге тамашасы балаларны да, олыларны да битараф калдырмады. Авыл клубы залы балаларның шат авазларына күмелде. Кичә азагында Гизатуллина Я.Г.барлык тамашачыларга һәм кичәне оештырырга ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтеп, барысын да авыл клубында уздырыласы чараларда көтеп калуын әйтте.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)