Тагын кил, җәй! Без көтәрбез!

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

Тойгуҗа авылы мәдәният йортында “Тагын кил, җәй!” дигэн күңел ачу кичәсе уздырылды. Балалар ике төркемгә бүленеп, өлгерлектә, җитезлектә, тапкырлыкта көчләрен сынадылар. “Ашханә” конкурсында аларнын аш-су әзерләүгә осталыгы күрсәтелде, чәчәк букетлары ясау конкурсында балаларның фантазиясе чагылыш тапты. Җәйне күңелле ярышлар белән озаткан малайлар һәм кызлар аны сагынып көтеп торачакларын белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International