29 август көнне 12нче бакча балалары Татар китапханәсе белән таныштылар. /Тәрбиячеләре Трофимова Ю.Р. һәм Дмитриева Д.И./
Китапханәче Хафизова Г.Р. сабыйларны очкычка утырып, Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәткә чакырды. Балалар, башкалабыз - Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Алабуга һәм башка калалар белән танышып, аларның үзенчәлекләрен белделәр. Менделеевскиның химия шәһәре булуын, атаклы галим Д.И.Менделеев хөрмәтенә аталуын ачыкладылар. Әлмәт – нефть чыгару үзәге. Нефть турында мәгълүмат бирү максатыннан “Кара май” дигән мультфильм күрсәтелде. Сәяхәт, Татарстан Республикасы һәм аның шәһәрләре турында китаплар белән танышу һәм “Исәнме башкала” дигән җыр тыңлау белән тәмамланды.
Республика көне уңаеннан үткәрелгән чарабалаларга бик ошады.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)