Казан Кремлендә Татарстанның 50 иң яхшы гаиләсе өчен тантаналы кабул итү чарасы узды.
Гаилә кыйммәтләре мәдәният, тел һәм традицияләрне саклый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләренә кадер-хөрмәт күрсәтүгә багышланган тантаналы кабул итү чарасында ТР Президенты шул хакта белдерде.
Очрашуга барлыгы 50 гаилә – «Татарстанның гаилә альбомы» (анда кунакларның шәхси гаилә архивларындагы фотолар кергән) геройлары чакырылган иде.