Республика башкаласы ТОП-3тә

2018 елның 31 августы, җомга

Казан балалар белән җәйге сәяхәтләр өчен Россиянең иң популяр өч шәһәр арасына керде.

Рейтинг 2018 елның 1 июненнән 31 августына кадәр балалар белән яшәү өчен кунакханәләр броньлау мәгълүматларын анализлау нәтиҗәләре буенча төзелгән һәм аңа курорт-шәһәрләр кертелмәгән. Туристлар Казанга җәйге сәяхәтләрен дүрт көнгә планлаштырганнар. Иң популяр шәһәрләр унлыгында Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Калининград, Петрозаводск, Ярославль, Краснодар, Ростов-на-Дону, Воронеж һәм Сергиев Посад. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International