Киләсе уку елына каникуллар вакыты билгеле

2018 елның 31 августы, җомга

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы яңа уку елына каникул вакытларын билгеләде.

Министрлык планына ярашлы рәвештә, көзге каникуллар җиде көн була һәм 31 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Кышкы каникуллар 26 декабрьдән башлана һәм 2019 елның 8 гыйнварына чаклы сузыла. 23-31 мартта – язгы каникуллар. Беренче сыйныфларның өстәмә атналык каникуллары 11-17 февраль аралыгында булачак. Җәйге каникулларның башы мәктәпләрнең еллык календарь графигы һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнары расписаниесенә карап билгеләнә.
Шунысы да бар, мәктәп каникулларының вакыты аз гына үзгәрергә мөмкин. Чөнки муниципалитетлар берникадәр төзәтмәләр кертү хокукына ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International