Район башлыгы Валерий Чершинцев шәһәрнең капиталь ремонт объектларында булды
+
Җитәкче “Яшьлек” яшьләр үзәге бинасына да тукталды.
Вакыт үзгәрә, яңа мөмкинлекләре һәм кызыксынулары белән яңа буын үсә, шуның өчен учреждениедә реконструкция үткәрү мөһим.
– Яшьләр үзәге заманча булырга тиеш һәм анда һәркем керерлек булсын. Бурыч: безнең яшьләрнең эштән буш вакытларын файдалы үткәрүне оештыру һәм аларның энергиясен тиешле агымга юнәлтү, – дип ассызыклады Валерий Сергеевич.
ТР баш инвестиция-төзелеш идарәсе ремонт өчен 11200,00 мең сум бүлеп бирде. Үзәктә эш кайный – тәрәзәләр, идәнннәр, санузеллар, эчке инженерлык коммуникацияләре һәм бүлмәара ишекләр алыштырыла.
Учреждениенең ничек үзгәрүен күрергә мөмкин инде. Бинаны җылы һәм ачык төстәге тоннарга буяу күңелгә хуш килә. Объектның фасады заманча стильдә, яшьләрчә булачак. Киңәшмә барышында бинаның сыйфатлы ремонтлануына һәм куллануга тапшыру вакытына зур игътибар бирелде.
– 2017 елда ТР яшьләр һәм спорт эшләре буенча министрлык “Яшьләр үзәген капиталь ремонтлау” республика программасын гамәлгә ашыра башлады. “Яшьлек” яңа креатив мәйданчык булдыру һәм үзгәртүгә финанс алды. Биредә яшьләр скалодром, брейк-данс, киберспорт, команда уеннары белән шөгыльләнә алачаклар, – дип аңлатма бирде “Яшьлек “яшьләр үзәге директоры Андрей Гриненко.
Креатив коммуникация һәм үзеңне күрсәтү зоналарына, хобби студиясенә, иҗтимагый хәрәкәтләр киңлекләренә дә килүчеләр булыр дип күздә тотыла. Коворкинг үзәк, фото-видео студия, яшьләр кафесы һәм башкалар урнаштырылачак.