Россияне данлыйм

2018 елның 31 августы, җомга

Агымдагы елда “Дуслык” паркы төрле яшьтәге һәм милләттәге шәһәрлеләрне берләштерүче Россия Федерациясе Дәүләт әләме көнен бәйрәм итү чарасын үткәрү урыны булды.

 

+

Бу көнне кунаклар өчен берничә тематик мәйданчык эшләде.

Оештыручылар Үзәк һәм Балалар китапханәләре оештырган “22 август бәйрәме белән танышмы син?” интерактив сораштыру һәм “Россия триколоры” акциясен үткәрделәр. Менделеевлылар бәйрәм тарихы, илебез символикасы турындагы сорауларга җаваплар бирделәр, теләкләрен беркеттеләр һәм оригамидан күләмле ак-зәңгәр-кызыл әләмне төзеделәр.

 – Безнең дәүләт символы – ул әләм! Һәрберебезгә туган триколор төсләренә хас булган характер сыйфатларын камилләштерергә омтылырга кирәк: бу вөҗданлылык, намуслылык, каһарманлык, кыюлык һәм көчлелек, – дип саный Антонина Михайлова.

Кызлар һәм малайлар Балалар иҗат үзәге әзерләгән төрле уеннарда һәм бәйгеләрдә актив катнаштылар. Соңрак алып баручылар Виктор Никифоров һәм Марина Комарова халыкны “Россияне йөрәк белән данлыйбыз” караокесында катнашырга чакырдылар, анда патриотик җырлар башкарырга мөмкин булды. Активистлар узып баручыларга өч төстәге тасмачыклар өләштеләр.

 – Безнең әләм – бөек һәм куәтле дәүләтебеә билгесе. Мин үз илем белән горурланам. Барысына да сәламәтлек, тормышларында иминлек һәм бәхет телим, – дип уртаклашты Никита Назаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International