29 август көнне Бәзәкә авылында Республика көне уңаеннан “Ә син Татарстан гимнын беләсеңме?” дигән акция үткәрелде. Бәзәкә авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты оештырган бу чара балалар белән бергә үткәрелде. Шунысы куанычлы, акция вакытында бер авылдашыбыз гимнның рус телендәгесен җырлап күрсәтте, ә татар телендәге гимн Р.Байтимеров сүзләре, Р.Яхин музыкасы икәнлеген күпләр әйтеп бирде. Акциядә катнашучыларга гимнның тексты бүләк ителде, китапханәче гимнның тарихы белән таныштырды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)