"Тылсымлы шарлар"

2018 елның 31 августы, җомга

29 нчы август көнне Сәйтәк  авылы  клубы китапханә белән берлектә “Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Тылсымлы шарлар” исемле чара уздырдылар.  Максаты: балаларны Татарстан Республикасы  көне белән котлау һәм  бәйрәмнең мәгънәсен  балаларга аңлату иде. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. балаларга бәйрәм турында  сөйләде,  “Кече Ватан” төшенчәсенә аңлатма бирде. Төсле шарлар аркылы республикабыз флагы белән таныштырды. Китапханәче Данилова Е.И. балаларга шарлар бүләк итеп, флагтагы  һәр төснең нәрсә аңлатканын сөйләде. Соңыннан балалар “Туган ягым табигате” темасына асфальтта төсле акбурлар белән рәсем ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International