Россиядә кытай теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы кертелә

2018 елның 31 августы, җомга

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар кытай теленнән Бердәм дәүләт имтиханы бирергә мөмкин. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән «Известия» яза.

Шулай ук рус теле буенча БДИ да үзгәрешләр кичерәчәк. Анда текстка тыныш билгеләре буенча анализ ясау биреме кертеләчәк.

Яңа уку елында Россия мәктәпләре соңгы 10 елда рекордлы санда укучылар кабул итәчәк - 15,6 млн кеше. Беренче сыйныфка 1,8 млн укучы керә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/31/170680/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International