Надежданы проектта хуплыйк

2018 елның 31 августы, җомга

“Нечкәбил” республика бәйгесендә катнашучылар өчен тавыш бирү башланды.

Безнең районны Монай мәдәният йорты директоры Надежда Бакаева тәкъдим итә. 
Надеждага хәзер һәр тавыш мөһим. Шуңа күрә менделеевлыларның безнең катнашучыны хуплавы зарур. 
Тавыш бирү шартлары:
1. nechkebil.ru/participants сылтамасы буенча “Нечкәбил” бәйгесе сайтына керергә. 
2. Катнашучы фамилиясе каршындагы түгәрәккә басарга. 
3. Катнашучылар исемлегеннән “Тавыш бирергә” билгесенә басарга. 
4. Фото өчен бәйге барышы дәвамында бер генә тапкыр тавыш бирергә мөмкин. 
5. Тавыш бирү турында үтенечләрне башкаларга юллау, социаль челтәрдәге үз битеңдә сылтаманы урнаштыру тыелмый. 
6. Тавышларны ясалма өстәп арттыру һәм сайтның эшен өзү тыела. Мондый юл белән җыелган тавышлар бәйге җиңүчесе дип танылмаячак. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International